news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каникулларда Бөгелмә мәчетендә "Сәлам" рухи сәламәтләндерү үзәге эшли

Әлеге үзәккә теләгән һәр бала килә ала, биредә рухи һәм физик тәрбия бирү белән шөгыльләнәләр.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ») Бөгелмәдә балаларны каникул вакытында мәчеткә чакыралар. Көзге каникуллар вакытында, ягъни 31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Бөгелмәнең үзәк мәчетендә “Сәлам” рухи сәламәтләндерү үзәге эшли, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге үзәккә теләгән һәр бала килә ала. Биредә рухи һәм физик тәрбия бирү белән шөгыльләнәләр, балалар өчен махсус чаралар оештыру каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot