news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каникуллар алдыннан Казан инспекторлары балаларны дөрес утыртып йөртмәүчеләрне туктатачак

23 майдан 5 июньгә кадәр Казан автоинспекторлары «Игътибар – балалар!» профилактик чарасын үткәрәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильдә дөрес утыртып йөртмәүчеләрне яки зебрада җәяүлеләргә юл бирмәүчеләрне, шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен бозган укучыларны туктатачак. Яшь хокук бозучылар турында мәгълүмат алар укый торган мәктәпкә хәбәр ителәчәк.

Моннан тыш, автоинспекторлар балаларның юлларда куркынычсыз тәртибе мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары, шулай ук урамда үзен тоту буенча белгәннәрен ныгыту өчен сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар һәм викториналар уздырачак.

Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, быелның дүрт аенда Казан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 31 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә, 33 бала төрле тән җәрәхәте алган.

Статистика күрсәткәнчә, балалар белән булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере нәкъ менә җәй көне була. ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга өнди. Аларны куркыныч урыннарда, юл янында үзләрен генә калдырмагыз, шулай ук баланы машинада дөрес утыртып йөрегез, 7 яшькә кадәрге бала автомобиль салонында махсус утыргычта булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100