news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каникул вакытында Бөтенроссия мөселман балалары өчен сәламәтләндерү лагере ачыла

Ял сменасы, 2012 елдан башлап, Саратов өлкәсенең Базар-Караболак районында “Зеркальный” балалар ял лагере базасында оештырыла.

Каникул вакытында Бөтенроссия мөселман балалары өчен сәламәтләндерү лагере ачыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия мөселман балалары өчен сәламәтләндерү сменасын тәкъдим итү чарасы булды. Мөселман балалары өчен ял сменасы, Россия Мөфтиләр шурасы  ярдәме белән, 2012 елдан башлап Саратов өлкәсенең Базар-Караболак районында “Зеркальный” балалар ял лагере базасында оештырыла. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

2018 елда башлап, 8 дән 14 яшькә кадәрге балалар өчен, ике смена оештыру планлаштырыла. Лагерьдә 18 июльдән 7 августка кадәр ир балаларны, 9 августтан 29 августка кадәр кыз балаларны кабул итәчәкләр.

1 мартка кадәр юлламалар махсус акция буенча сатыла. Бу вакытта 15 көнлек ял 7 500 сум (ташламаларсыз бәя 14 500 сум), 21 көнлек юллама 13 500 сум (ташламаларсыз бәя 20 350 сум) тора.

2017 елда биредә илнең төрле төбәкләреннән 400 ләп малай һәм кыз ял иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100