news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Канда алкоголь табылган машина йөртүчеләргә җәза кертелде

Элек машина йөртүчеләрнең исереклеге бер литр сулап чыгарылган һавага 0,16 миллиграмм күрсәткеч белән билгеләнә иде.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Россиядә машина йөртүчеләр канында 0,3 грамм спирт табылганда җаваплылык кертелә.

Тиешле законны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Элек машина йөртүчеләрнең исереклеге бер литр сулап чыгарылган һавага 0,16 миллиграмм күрсәткеч белән билгеләнә иде. Әлеге процедура саклана.

Сулап чыгарылган һавадагы күрсәткечтән тыш хәзер документта бер литр канда 0,3 грамм яки аннан да артыграк этил спирты булганда, анысы да күрсәтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot