news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар онлайн-Сабантуйга кушылды

Үзизоляция чорында, массакүләм чаралар үткәрү мөмкин булмаганлыктан, татарлар һәм башкортлар, гаиләдә кечкенә генә бәйрәмнәр оештырып, шул хактагы роликларны интернетка урнаштыра.

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар онлайн-Сабантуйга кушылды

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Канаданың Монреаль шәһәрендәге «Мирас» татар мәдәнияте үзәге Чикаго шәһәрендә яшәүче Айгөл Камилла Тимчишин, Эльвира Шварц һәм Чулпан Фатыйхова башлап җибәргән онлайн-акциягә кушылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Үзизоляция чорында, массакүләм чаралар үткәрү мөмкин булмаганлыктан, татарлар һәм башкортлар, гаиләдә кечкенә генә бәйрәмнәр оештырып, шул хактагы роликларны интернетка урнаштыра. Шул рәвешле, дөнья күләмендәге зур Сабантуй-2020 барлыкка килә. Монрельдә яшәүче гаиләләр дә моннан читтә калмады. Бер төркем баланың кашыкка куелган йомырканы авызга кабып йөгерүен сурәтләгән видеоролик карантинда утыручыларның тормышына ямь өстәгәндәй булды», - дип хәбәр итте «Мирас» үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot