news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Канаданың Монреаль шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды

«Туган тел бәйрәме үткәрдек, „Туган тел“ жырын жырлап, чәк-чәк белән, өйдән пешереп алып килгән ризык белән чәйләр эчеп, сөйләшеп, рәхәтләнеп аралашып күрештек», — диде Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Канаданың Монреаль шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды
Зилә Миргалиеваның шәхси архивы

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Монреальдә Канада «Мирас» татар мәдәни үзәге «Татарча диктант» акциясе оештырдылар.

Диктантны 10 кеше язды, дип хәбәр итә Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.

«Пандемия вакытында шәһәрнең ВэстМаунт районының Морис-Кюлен паркында җыелышып диктант яздык — Туган тел бәйрәме үткәрдек, „Туган тел“ жырын жырлап, чәк-чәк белән, өйдән пешереп алып килгән ризык белән чәйләр эчеп, сөйләшеп, рәхәтләнеп аралашып күрештек», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot