news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабан туенда Шүрәле иң кадерле кунак булган

Милли мөхит тудыру өчен кулбыздан килгәнне эшлибез, ди Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Канаданың Монреаль шәһәрендә  интернациональ Сабан туе узган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте. 
 
Монреаль татарлары Сабан туена ныклап әзерләнгән. Алдан ук костюмнар тегелгән, сөлгеләр чигелгән.
 
Ике ай дәвамында балалар һәм әниләр репетицияләргә йөргән. Алар белән Марина Абдуллина, хореограф Николай Ножкин, музыкаль җитәкче Ольга Пэрах шөгыльләнгән.
 
"Чып-чын интернациональ милли Сабан туе булды. "Каз канаты", "Әнисә", "Кәрия-Зәкәрия", "Шәл бәйләдем", "Талы бөгелеп тора" кебек татар-халык җырлары, биюләре һәрбер кешенең күңелен эретте. Кечкенә Зифа татар фольклорыннан торган җырлар-өйрәнгечләр җырлады. Аның укытучысы Вадил Нуриәхмәтовка зур рәхмәт. 
 
Сабан туеның иң кадерле, хөрмәтле кунагы - Шүрәле булды. Ул бар балаларның күңелен яулады. Үзе белән кыйбатлы бүләкләр алып килеп, интеллектуаль ярыш та оештырды", - диде Алимә Сәләхетдинова.  
  • Монреаль татар җәмгыятенең тарихи бик бай. 1960  елларда күченеп киткән татарлар монда беренче Сабан туен  1969 елда үткәргән. 
"Татарлар гореф-гадәтләрен, телләрен саклый, аралашып яши. Хәзер дә милли мохит тудыру өчен кулбыздан килгәнне эшлибез. Быелгы Сабан туенда милли уеннарның күбесен уйнатырга тырыштык. Әйтик, көрәш, чүлмәк вату, су ташу, гер күтәрү һ.б. ярышлар үткәрдек. Сабан туен бүләк җыю белән ачып җибәрдек. Күп кенә кеше өчен әлеге йола яңалык булды, әмма белүчеләр дә юк түгел иде. Бүләк күтәреп килүче татарларыбыз да булды. Милләттәшләр, үзләре пешергән ризыклардан бердәм өстәл ясап, күңел ачып, авыз итте", - диде Монреаль татарлары берләшмәсе активисты. 
 
Монреаль Сабан туе "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланган. "Оттавадан килгән  кунагыбыз Наил Заһретдинов әлеге көйне скрипкада башкарды. Башкалар аңа кушылып җырлады.  Барлыгы 120 гә якын кеше җыелды", - дип белдерде Алимә Сәләхетдинова.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100