news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канадада яшәүче Гөлнара Шәйдуллина татар телен өйрәнү платформасын тәкъдим итте

Якын киләчәктә әлеге платформа сайт форматында эшли башлар дип көтелә.

Канадада яшәүче Гөлнара Шәйдуллина татар телен өйрәнү платформасын тәкъдим итте
Гөлшат Сафина

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Канаданың "Мирас" татар-башкорт мәдәнияте үзәге әгъзасы Гөлнара Шәйдуллина "Татар телен яратучылар клубы" катнашучыларына татар телен өйрәнү буенча яңа платформа турында сөйләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә клуб җитәкчесе Гөлшат Сафина хәбәр итте.

"Татар телен яратучылар клубы"нда Канададан килгән лингвист-тәрҗемәче Гөлнара Шәйдуллина белән очрашу узды. Ул когнитив информатика белгечлеге буенча аспирантурада укый. Хәзерге вакытта диссертация өчен ясалма интеллект элементларын кулланып, белем бирү платформасы прототибы әзерли”, - ди ул.

Гөлшат Сафина сүзләренчә, Канада галимәсе диссертациясендә, башка телләр белән беррәттән, мәгариф платформасында татар телен дә булдырырга тели. “Гөлнара белән без интернет аркылы гына таныш идек, язышып тордык. Шул тәкъдиме белән ул миңа мөрәҗәгать итте”, - диде ул.

Клуб җитәкчесе әлеге платформаны бушлай эшләячәген әйтте. “Телне өйрәнү өчен бик файдалы дип уйлыйм, шуңа күрә аны эшләр өчен ризалыгымны белдердем. Шушы платформа эчендә кешеләр бер-берсенең кем икәнен белми генә биремнәр үтәячәк, укытучы тикшереп, нәтиҗәләр ясаячак”, - диде ул.

“Татар телен яратучылар клубы”на депутатлар, журналистлар, фотографлар йөри, ягъни төрле өлкәләрдә эшләүче кешеләр. Алар бу тәкъдим белән бик кызыксынды, сораулар бирде. Дәрестән тыш, шушы кушымтаны кулланырга теләк белдерделәр”, - диде Гөлшат Сафина.

Очрашуда Гөлнара Шәйдуллина Монреальдәге татар диаспорасы, “Мирас” үзәге турында да мәгълүмат җиткергән. “Клубка йөрүчеләр бик илһамланып калды”, - диде "Татар телен яратучылар клубы" җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100