news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канадада Торонто шәһәре халкын татар һәм башкорт мәдәнияте белән таныштырдылар

Алар кунакларга “Уфа юкәләре” җырын башкарган һәм кош теле милли ризыгы белән сыйлаган.

Канадада Торонто шәһәре халкын татар һәм башкорт мәдәнияте белән таныштырдылар
Фәридә Самерханова

(Казан, 13июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Канада татарлары һәм башкортлары ел саен уздырыла торган Taste of Russia фестивалендә беренче тапкыр катнашкан һәм кунакларга татар һәм башкорт мәдәнияте турында сөйләгән. Чара Торонто үзәгендә Mel Lastman мәйданында узган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Канада Корылтае вәкиле Фәридә Самерханова хәбәр итте.

“Чарада корылтай җәмгыяте вәкилләре сувенирлар һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Экспозициядә чигү остасы Фәрхана Зиннәтуллинаның Кол Шәриф мәчете аерым урын алды. Аның “Ниагара шарлавыгы” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллекциясендә саклана инде”, - диде ул.

Очрашуда Торонтода Россия Федерациясенең Генераль консулы Кирилл Михайлов та булган һәм фестиваль катнашучыларын сәламләгән. “Дуслар” ансамбле Рим Хәсәновның “Уфа юкәләре” җырын башкарды, милләттәшебез Әлфия Дулатова консул өчен тәмле бүләк әзерләде – Кош теле белән сыйлады”, - диде Фәридә Самерханова.

“Бәйрәм бик шатлыклы, югары ноктада, динамик рәвештә узды. Уфадан Илдар һәм Алла Самерхановлар, шулай ук Римма Мөхитова тарафыннан әзерләгән костюмнар кичәнең бизәге булды. Бу көнне шәһәр халкы татар халкы, мәдәниятебез һәм көнкүрешебез турында белде”, - диде Фәридә Самерханова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100