news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канадада “Сәләт-Монреаль” сменасы ачылды

Ул быел беренче тапкыр оештырылды һәм “Сәләт”нең чит илләрдәге өченче аланы булып исәпләнә.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә, 3 августта, Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы ачылды. Бу - “Сәләт”нең чит илләрдәге өченче аланы. Австралиядә һәм Чехиядә “Сәләт” лагере бар иде инде. “Сәләт-Монреаль” профильле халыкара укыту үзәге ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән ачыла. Анда чит илләрдә яшәүче 80 ләп ватандашыбыз җыелачак. Шулай ук Канадага Татарстаннан да делегация китте. Алар арасында 7 әйдаман һәм 8 оештыручы, шулай ук “Сәләт” аланының рухын җиткерә алырлык “ сәлкешләр” дә бар.

Таләпләр югары: алар татар, рус, инглиз телен камил белергә тиеш, сайлап алу турында иҗади казанышлар да исәпкә алына. Әйдаманнар 200 кеше арасыннан сайлап алынган.

"Кичә ачылыш тантанасы бик матур үтте. Безнең төп максат: телне шомарту һәм чит илдә яшәүче татар балаларын милли уеннар, йолалар белән таныштыру. Татарстаннан килгән балаларның да чит илдәге милләттәшләре белән дуслашып китүе нәтиҗәле булыр. Смена кысаларында “сәлкешләр” милли бию, милли җыр, "Балаларны бишектән үстерү" дәресләрендә катнашачак. Моннан тыш программада төрле мастер-класслар, иҗат түгәрәкләре, интерактив тренинглар, “Монреаль кичләре” дигән ток-шоу, “Түбәтәй”, “Алтын куллар” интеллектуаль уеннары да бар", – диде Монреаль татарлары Ассоциациясе вәкиле Алимә Сәләхетдинова.

Ачылыш тантанасында “Сәләт-Монреаль” башкарма директоры Марат Сәләхетдинов, катнашучыларны сәламлап, “Сәләт”нең хәзер дөньяның икенче читендә ачылуы белән котлаган. “Сәлкешләр”гә исә махсус футболка һәм "толстовка"лар бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, быел “Сәләт”нең 25 аланы  эшли. Анда 15 меңгә якын егет һәм кыз катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100