Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Канадада эсселектән 19 кеше үлгән
2010 елгы аномаль эсселектә 106 кеше үлгән булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Канаданың көньяк провинциясе Квебекта 19 кеше аномаль эсселектән үлгән. Бу турыда җирле сәламәтлек саклау органнарына сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.
Төбәктә аномаль эссе һава торышы узган ялларда башланган. 19 кешенең 12се Квебекның иң зур шәһәре Монреальдә үлгән.
Монреаль Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Милен Дрюон хроник авырулары, психик тайпылышлары булган, ялгыз, кондиционерсыз озак вакыт торучылар үлү куркыныч бар дигән.
Аның сүзләре буенча, соңгы тапкыр аномаль эсселек 2010 елда булган. Бу вакытта эсселектән 106 кеше үлгән.
Метеорологлар җомгага кадәр биредә эссе һава торышы сакланачак дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз