news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канадада башкорт милли герое Салават Юлаевның 265 еллыгын билгеләп үттеләр

Шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм аның иҗади мирасы турында сөйләштеләр.

Канадада башкорт милли герое Салават Юлаевның 265 еллыгын билгеләп үттеләр
tatar-congress.org

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Канадада башкорт милли герое Салават Юлаевның 265 еллыгын билгеләп үттеләр. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм аның иҗади мирасы турында сөйләштеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экран аша Салаватның Эстония җирендә булуы турында китап төзү тарихы белән таныштылар. Канада Корылтае үз китапханәсендә бу китапны булдырырга, шулай ук Эстониядәге ватандашлар белән дустанә элемтәләр урнаштырырга хыяллана.

Салават Юлаев тууына 265 ел булуны бәйрәм итүнең төп вакыйгасы булып Канада Корылтай әгъзаларының төрек скульпторы Рухи Туна остаханәсенә баруы булды. Ул анда үзенең яңа эшен — башкорт герое бюстын эксклюзив рәвештә тәкъдим итте. Әлегә бу балчык скульптура. Алда бик күп этаплар —форма салу, материалга заказ бирү, скульптура булдыру һәм аны тәмамлау эшләре тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100