news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канада татарлары хоккей матчына әзерләнә

Уенда профессиональ спортчы - КХЛда уйнаган, хәзерге вакытта Канадада яшәүче татар егете Евгений Нурисламов та катнашачак.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хоккей сүзе түбәтәй сүзеннән килеп чыккан, дип раслый Канада татарлары. Алар шушы көннәрдә Хоккей матчы үткәрү мәшәкатьләре белән йөри. Бу хакта “Татар-информ”га Монреаль татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итә.

“Хоккей матчы бездә икенче сезон үткәрелә. Төп оештыручы – Монреаль татар җәмгыяте, – ди Алимә Сәләхетдинова. – Җәмгыятьтә спорт юнәлешендә Эрик Вәлиев эшли. Аның тәкъдиме белән башланып киткән эш. Аның инициативасын җәмгыятнең президенты Марат Сәләхетдинов күтәреп алды, шулай ук Уфадан бик актив егетебез Рамил Шаһалиев та бар”.

Ул матчның географиясе киң булуын – Торонтодан, Коламбустан, Нью-Йорктан, Питтсбургтан, Чикагодан уенчылар киләчәген әйтә. АКШ татарларын Ленар Мөхәммәдиев оештырып алып киләчәк. Уенда профессиональ спортчы – КХЛда чыгыш ясаганы булган, хәзерге вакытта Канадада яшәүче татар егете Евгений Нурисламов та катнашачак.

Шунысы да игътибарга лаек, җәмгыять бөтен чарага да милли төсмерләр кертергә тырыша. “Байраклар ясыйбыз, милли тасмалар тегәбез. Фирдәүсә апа Фәизова хатын-кызлар өчен калфаклар җитештерә, Америкадан, Канададан килгән кунаклар өчен милли бизәкле открыткалар ясадык”, – ди Алимә Сәләхетдинова.

Ул уенның Татарстан һәм Канада байраклары белән ачылуын, Вәдил Нуриәхмәтовның Татарстан гимнын башкарачагын әйтә.

Уен алдыннан балалар өчен интерактив уеннар оештырылачак. Канада татарлары балалар өчен хоккей тарихы буенча кызыклы әкият тә уйлап тапкан. Әкият сюжеты буенча хоккей уены татар малаеның бозлы күл өстенә төшеп киткән түбәтәеннән башланган. Малайларның таяк белән боз өстеннән түбәтәй алуын күргән француз моны уен дип уйлаган. “Башка халыклар “Түбәтәй" дигән сүзне гел дә дөрес әйтмичә “хоккей” дип бөтенләй яңа исем тактылар”, – дип тәмамлана әкият.

Оештыручылар социаль челтәрләр аша онлайн-трансляция ясарга вәгъдә итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100