news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Канада студенты цифралы намазлык уйлап чыгарган
Канаданың информатика факультетында укучы дүртенче курс студенты Ваел Абдульсаадат заманча технологияләр кулланып намазлык ясаган
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Канаданың информатика факультетында укучы дүртенче курс студенты Ваел Абдульсаадат заманча технологияләр кулланып намазлык ясаган. Ул сенсорлар, ут һәм Коръән тексты гәүдәләндерелгән экран белән тәэмин ителгән.
«Бу Коръән текстын яхшырак аңларга булышачак һәм дога укуны «сыйфатлырак» итәчәк», - ди В.Абдульсаадат.
Намазлыкта гыйбадәт кылучы кешенең гәүдә торышын билгеләүче сенсорлар беркетелгән. Әгәр намаз укучы гыйбадәт кылганда хата җибәрә икән, сенсорлар вибрацияле сигналлар бирә башлый, ләкин алар намаз укучыга йөзен Кыйблага юнәлдерергә комачауламаячак.
Намазлыкның бер режимы хуҗасына киләсе намаз вакытын һәм әһәмияткә ия булган дини бәйрәмнәрне исенә төшереп тора. Намазлыкта шулай ук Мәккә тарафын билгели торган компас та бар. Ул гыйбадәт кылыучыга кайда гына булса да, кыйбланы дөрес күрсәтергә ярдәм итә.
Серле намазлыкта, әгәр хуҗасына караңгыда намаз укырга туры килгән тәкъдирдә, лампочка да беркетелгән, дип яза Канаданың «Торонто Стар» исемле газетасы мәкаләсенә таянып «Ислам для всех». Анда гыйбадәт вакытында Коръән сурәләрен карап бару өчен цифралы экран да бар. «Кайсы сүрәне укырга кирәк булса, сез үзегез шул сурәне ача алачаксыз», - ди 36 яшьлек Абдульсаадат.
Студент әлеге намазлыкны уйлап чыгарып төзегәндә, мөселман галимнәреннән консультацияләр алган. Аның фикеренчә, намазлыкны куллану буенча чикләүләр юк, аның белән, хәтта, хәтере начарланган олылар да файдалана ала.
Намазлык алда тагын да камилләштерелә төшәчәк һәм ул башка дин халыкларнына да, үз диннәреннән чыгып, эшләнеләчәк, ягъни католикларга Катехизисны, яһүдләргә – Тораны өйрәнгәндә, буддачыларга - медитация вакытында ярдәм итәчәк, ди автор.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot