news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Канада хоккейчысы Роб Клинкхаммер "Ак Барс" командасына күченде
Һөҗүмче Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра.
Скопировать ссылку
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Канада хоккейчысы, 31 яшьлек Роб Клинкхаммер “Ак Барс” командасына күченә. Бу хакта хоккейчы моңа кадәр чыгыш ясаган Минскиның “Динамо” клубы рәсми сайты җиткерде. Соңрак хәбәрне Казан клубы да раслады.
Һөҗүмче Казанда 49 нчы сан астында чыгыш ясаячак.
“Һөҗүмче “Динамо” хоккей клубыннан акчалата компенсация хисабына “Ак Барс” клубына күченә”, – диелә хәбәрдә. Моннан тыш “Динамо” узган ел “Ак Барс”та чыгыш ясаган сакчы Стефан Эллиотның хокукларына да ия булачак.
Милли хоккей лигасында уйнау тәҗрибәсе булган Роб Клинкхаммер Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра. Узган сезонда ул 49 матчта 44 (22+22) очко җыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot