news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Канада Башкортстан, Чувашия башлыкларына һәм 25 губернаторга каршы санкцияләр кертте

Канада Россиянең 62 гражданинына һәм Россиянең бер оборона предприятиесенә каршы яңа санкцияләр кертте. Бу хакта «Крымская платформа» саммитында Төньяк Америка иленең Премьер-министры Джастин Трюдо игълан итте. Чара YouTube видеосервисында трансляцияләнде.

Канада премьеры билгеләп үткәнчә, Оттава бу кешеләрне һәм компанияне Россиянең Украинадагы гамәлләренә «катнашы бар» дип саный.

Трюдо шулай ук Канаданың Украина оборона өлкәсе оешмаларына ярдәм күрсәтәчәген вәгъдә итте. Ярдәмнең кирәкле техника һәм җиһазлар бирү рәвешендә булачагы әйтелде.

Канада санкцияләренә эләккән затлар арасында 27 төбәк җитәкчесе – шул исәптән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Чувашия башлыгы Олег Николаев, Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз, Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт, Саратов өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Бусаргин, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм башкалар бар.

Моннан тыш, РФ оборона министры Анатолий Сердюков һәм аның җитәкчелегендә эшләгән Евгения Васильевага, шулай ук бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Мария Львова-Беловага һәм башка затларга каршы чикләү чаралары кертелде.

Курск губернаторы Роман Старовойт инде яңа чикләү чараларын шәрехләде. «Канада миңа һәм башка коллегаларыма – Россия губернаторларына каршы санкцияләр кертте. Күңелем бик төште», – дип язган ул Telegram-каналында. Әлеге сүзләр артына смайлик куеп, шатланып төшкән фотографиясен дә урнаштырган.

Көнбатыш илләре Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады. Канада, аерым алганда, Россельхозбанк, РФПИ һәм Алинә Кабаевага каршы чикләү чаралары кертте, шулай ук квант компьютерларын сатуны һәм нефть-газ һәм химия предприятиеләренә консультация бирүне тыйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot