news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кан әйләнеше системасы чирләреннән үлүчеләр күп булган районнар билгеле

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, Чирмешән, Буа, Мөслим районнары үзәк хастаханәләре эшендә тышкы аудит уздыру мөһим.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның берничә районында кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллегия утырышында Чирмешән, Буа, Мөслим районнарының шундый исемлектә булуын әйтеп узды.

«Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологына, шушы районнарның кураторлары белән берлектә, үзәк район хастаханәләре эшендә тышкы аудит уздыру мөһим», — дип белдерде министр.

Ул үзенең беренче урынбасары Альмир Абашевка эшне координацияләп, катгый контроль уздырырга күрсәтмә бирде.

2024 елга кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлемне 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү бурычы тора. 2021елда 100 мең кешегә 565,8 очрак туры килә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100