news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кан бирергә теләге булган донорларны Республика кан үзәгенә хәйрия чарасына чакыралар

18 яшьтән олырак һәм авырлыгы 55 килограммнан да ким булмаган һәркем донор була ала.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 31 августта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә «Донор булып кал» хәйрия акциясе узачак. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Теләге булган һәркем 8:30–12:00 сәгатьләрдә килеп кан бирә ала. Акцияне оештыручылар барлык битараф булмаган кешеләрне бу игелекле чарада катнашырга чакыра.

Әлеге чара дәвамында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган спортчылары, кан компонентларын салуга мохтаҗ пациентларга ярдәм итү өчен, донор булырга планлаштыра.

18 яшьтән олырак, авырлыгы 55 килограммнан да ким булмаган һәркем донор була ала. Акциядә катнашучыларга тематик бүләкләр дә биреләчәк.

Донациягә әзерләнү тәртибе белән кан үзәгенең рәсми сайтында rckrt.ru танышырга мөмкин.

Үткәрү урыны:

«ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ, Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot