news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кан басымы артмасын өчен, табиблар дөрес тукланырга киңәш итте

Рациональ туклану энергетик яктан балансланган, тулы кыйммәтле, даими һәм оптималь эшкәртелгән булырга тиеш.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Артериаль кан басымының 140/90 мм билгесеннән артык күтәрелүен артериаль гипертония дип атыйлар.  Табиблар әлеге авыруның төп сәбәбен атады һәм киңәшләрен бирде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кандагы холестеринның артуы, артык тән массасы, рациональ булмаган һәм баланссыз туклану төп куркыныч факторлары булып тора. Рациональ туклану энергетик яктан балансланган, тулы кыйммәтле, даими һәм оптималь кулинар эшкәртү белән булырга тиеш.

Холестерин – организмдагы күп кенә химик процесслар өчен кирәкле май сыман матдә ул. Сәламәт кешеләрнең канында гомуми холестерин 5,0 ммоль/л билгесеннән ким булырга тиеш. Канда холестеринның артык булуы артериаль гипертониягә китерә.

Холестерин канга ике юл белән килә: организмда хасил була һәм хайван маеннан турыдан-туры керә. Холестеринның уртача күләме ит, балык, хайван майларында, сөт продуктларында бар. Үсемлек ризыкларында (җиләк-җимеш, яшелчә, бөртекле, чикләвек һ.б.) холестерин юк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, артык тән массасы артериаль гипертония үсешенең шулай ук куркыныч факторы булып тора. Шуңа күрә артериаль гипертонияне профилактикалау һәм дәвалау максатларында артык авырлыкны «ташларга» кирәк.

Тән массасын киметү ягъни ябыгу өчен җиңел үзләштерелә торган углеводлардан һәм майлардан баш тарту юлы белән туклануның гомуми калориялелеген киметергә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100