news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАН-Авто” классик модельдәге автомобильләрне ай ахырына кадәр ветераннарга бирергә ниятли

“Бүген төп бурыч - ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре тарафыннан булган сорауны канәгатьләндерү”, -ди “КАН-Авто” ның генераль директоры урынбасары Сергей Чернов

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “АВТОВАЗ”ның Татарстан территориясендә төп дилеры - “Кан-Авто” шушы көннәрдә классик модельдәге 16 яңа автомобиль белән тулыланган. Алар бу ай ахырына кадәр эксперименттта катнашучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре ихтыяҗын канәгатьләндерүгә тотылачак. “Бүген төп бурыч - ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре тарафыннан булган сорауны канәгатьләндерү”, -ди “КАН-Авто” ның генераль директоры урынбасары Сергей Чернов. Аның белдерүенчә, эксперимент башланганнан алып “КАН-Авто” аша иске автомобиль хуҗаларына 1089 таныклык тапшырылган. Таныклык буенча 974 автомобиль сатылган. “Апрель урталарында иске автомобиль хуҗаларыннан сорау бераз кими төшәр дип уйлаган идек, тик кимемәде”, -ди ул.
Генераль директор урынбасары сүзләренә караганда, бишенче һәм җиденче модель LADA га кытлык зур. “АВТОВАЗ” җитәкчелеге сорау белән тәкъдим арасындагы баланс май ахыры - июнь башларына яхшырырга тиеш, дип өметләндерә. Инде хәбәр ителгәнчә, май-июнь айларында “АВТОВАЗ” җитештерү күләмнәрен арттырырга уйлый. Моның өчен тиз арада җитештерүне модернизацияләргә, эштән кыскартылган хезмәткәрләрне яңадан кабул итәргә кирәк булачак. “Ил күләмендә эксперимент ноябрьдә тәмамланырга тиеш булса, бүгенге зур сорауны күздә тотып, “АВТОВАЗ” җитәкчелеге программаны августта тәмамлау хакында белдерде”, - ди Сергей Чернов.

news_right_1
news_right_2
news_bot