Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камышлы районында шагыйрь Сәйф Сараига багышланган фәнни конференция үткәрергә телиләр

Алтын Урда дәүләте шагыйре Сәйф Сараиның туган җире дип галимнәр Самара өлкәсе Камышлы районын атый. Самара өлкәсе тарихчылары якташлары Сараиның тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә. Журналист, Самара татарлары тарихы турында берничә китап һәм күпсанлы мәкаләләр авторы Шамил Галимов туган як тарихын өйрәнүче тарихчылар, татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре белән район китапханәсендә оештырылган эшлекле очрашуда шушы эшчәнлекне туктатмауны сорады. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.

Фото: © «Самара татарлары» / Камышлы муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте
Җирлектә шагыйрь Сәиф Сараига багышланган фәнни конференция үткәрергә кирәк, дигән фикер җиткерде бу очрашуда Камышлы районы тарихчылары.

Фото: © «Самара татарлары» / Камышлы муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте
Очрашуның дәвамы буларак, Камышлы авылында туып үскән фронтовик шагыйрь Әнвәр Давыдов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Экран аша аның шигырьләре яңгырады. Быел Әнвәр Давыдовның тууына 104 ел тулды.

Фото: © «Самара татарлары» / Камышлы муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте
Бөек Ватан сугышында ул Смоленск өчен, Волхов фронтында сугышкан, Эстония, Латвия, Ерак Көнчыгыш яуларында катнашкан. 1946 елда фронттан кайткач, «Югары уңыш өчен» (хәзер «Камышлинские известия») район газетасында мөхәррир булып эшләгән. 1956 елдан Казанда Татар китап нәшриятында баш мөхәррир булган.
Камышлыда яшәгән чорында Әнвәр Давыдов 50 дән артык шигырь һәм поэма иҗат иткән. Камышлы авылында аның исемендәге урам бар, мәдәният йорты, шулай ук, Әнвәр Давыдов исемен йөртә.

Фото: © «Самара татарлары» / Камышлы муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз