news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камышлы фермерлары Каюмовлар: Авыр чаклар бик күп булды, ләкин без бирешмәдек

Камышлы фермерлары Каюмовлар: Авыр чаклар бик күп булды, ләкин без бирешмәдек
Фото: Каюмовлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Айдар һәм Гүзәл Каюмовлар, «Агростартап» фермерларга ярдәм итү программасы буенча алынган акчага «Мирас» фермерлык хуҗалыгы ачып, менә инде өч ел ит терлекчелеге белән уңышлы шөгыльләнеп киләләр. Бу хакта «Бердәмлек» газетасында Венера Галимова яза.

Фермерлык эшенең никадәр авыр булуын күз алдына китерергә мөмкин. Менә Каюмовларның да бу хезмәткә алынуларына үкенгән чаклары булса да, алар кыенлыкларга бирешмәгәннәр һәм артка чигенмәгәннәр.

Үз эшләре турында Гүзәл ханым түбәндәгеләрне сөйләп үтте.

«Ирем белән кушылгач, Самарага яшәргә киттек. Ул машина йөртүче булып эшли, мин балалар үстерәм. Тик Айдар шәһәргә ияләшә алмады шул, авыл аны гел үзенә тартып торды. Әйе, кечкенәдән шушы тормышка гадәтләнгән бит инде ул. Сыер савучы булган әнисе, тракторчы әтисе көн-төн диярлек хезмәттә булгач, өй-йорт эшләре аның һәм абыйсының җилкәсенә төшкән. Малларны карарга да, идән юарга да, ашарга пешерергә дә кирәк. Ирем 15 яшендә комбайнга утырган инде. Әлхәмдүлилләһ, Айдарымның куллары алтын, барысын да булдыра.

Шулай, беркөнне утырып, ныклап уйлаштык, киңәшләштек тә авылга кайтырга булдык. Биредә өй салдык, бер сыер, ике үгез алдык. Тик тормыш иптәшемнең җанына барыбер нидер җитми кебек иде. Күпләп мал асрыйсы килде аның. Ә минем интернеттан «Агростартап» программасы турында укыганым бар иде. Һәм мин иремә ферма булдырырга тәкъдим иттем. Бу тулысынча минем инициатива иде. Лидерлык сыйфаты көчле миндә, әтиемнән күчкәндер инде. Барлык кәгазь эшләре белән дә үзем йөрдем. Ирем мондый нәрсәләрне яратмый, аңа хезмәт куярга гына булсын.

Шушы кәгазьләр белән Камышлы районының авыл хуҗалыгы идарәсенә киттек. Рәхмәт яугыры, анда безгә барысын да яхшылап аңлаттылар, киңәшләрен бирделәр. Һәм барлык документларны да әзерләп бетергәч, без, Самарага барып, аларны Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырдык. Шатлыгыбыз эчемә сыймады, биш миллион сумлык грант оттык! Безгә шундый зур күләмдәге акчаны ышанып тапшыруларына рәхмәтлебез.

Шуннан инде җан-фәрманга эшкә керештек. Ишелгән ферма бинасын төзекләндердек, МТЗ-82.1 тракторы, пресслаучы-җыючы агрегат, төягеч сатып алдык», – дип сөйли ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot