news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камышлы районы халкы үз көче белән Чулпан авылы чишмәсен төзекләндергән

Халык бөтен көчен куеп эшләгән, кемдер буяган, төзелеш материаллары алып килгән, икенчеләр төзегән, юлчылар да бу эштән читтә калмаган.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”, “Камышлы хәбәрләре”). Самара өлкәсенең Камышлы районы Чулпан бистәсе халкы үз көче белән күмәкләшеп, авыл чишмәсен төзекләндерде, дип хәбәр итә “Камышлы хәбәрләре” газетасы.

Чулпан бистәсендә бердәнбер чишмәнең тирә-ягы күптәннән игътибар таләп иткән. Бу юлы җирле депутатлар чишмәне чистарту тәкъдиме белән Ермаково авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иткән, ул үз чиратында финанслар белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Чишмәне төзекләндерү чыгымнары сметасы төзелгән. Халык бөтен көчен куеп эшләгән, кемдер буяган, төзелеш материаллары алып килгән, икенчеләр төзегән, юлчылар да бу эштән читтә калмаган. Район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, Иске Ермаково авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллин ярдәме белән төзекләндерелгән чишмә хәзер авылның күрке булып тора, дип яза Камышлы районы газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100