news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Камский горизонт» кертемчеләренә иминият түләүләрен 17 ноябрьдән дә соңга калмыйча бирәчәк

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» банк клиентларына 1,4 млн сумга кадәр акча түлиячәк

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» «Камский горизонт» кертемчеләренә 17 ноябрьдән дә соңга калмыйча иминият акчаларын түли башлаячак. Әлеге хәбәр «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» рәсми сайтында урнаштырылган.

Һәр кертемче банкта булган барлык счетларыннан иминиятләштерелгән акчаларын 100 процент суммада ала ала, әмма ул сумма тулаем 1,4 млннан артмаска тиеш.

“Гражданнар гаризаларын оператив рәвештә кабул итеп, кертемнәргә компенсацияләрне тиз түләү өчен агентлык банк-агентлар хезмәтеннән файдаланырга ниятли. «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» Идарәсе карары нигензендә банк-агентлар конкурс буенча 2016 елның 10 ноябреннән дә калмыйча сайлап алынырга тиеш” , - диелгән агентлык хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Үзәк Банк «Камский горизонт» коммерция банкының лицензиясен алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot