news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камияр Байтимеров үз вазифасын тагын дүрт ел башкарачак

Бу вакыт эчендә К.Байтимеров ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Советы тәкъдиме белән үзенә лаеклы алмаш сайларга тиеш

(Казан, 28 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары лидеры үз вазифасын тагын дүрт ел башкарачак. Бу вакыт эчендә К.Байтимеров ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Советы тәкъдиме белән үзенә лаеклы алмаш сайларга тиеш. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ассоциациядән хәбәр иттеләр.
Искәртеп узабыз, үткән атна ахырында Татарстанның Түбән Кама районындагы “Якташлар” крестьян хуҗалыгы базасында ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Советының күчмә утырышы булды, анда фермерларның алда торган хисап–сайлау съездының көн тәртибе расланды. Аның алдыннан Татарстан фермерлары лидеры К.Байтимеров үз кандидатурасын алды. Әмма ассоциация Президиумы мәсьәләнең болай куелышына каршы чыкты, чөнки Татарстанның күпчелек фермерлары нәкъ менә аны үзләренең җитәкчеләре итеп күрергә тели.
Ассоциациянең күчмә утырышында хәлиткеч карар кабул ителде: К.Байтимеров үз вазифасын тагын дүрт ел башкарачак. Бу вакыт эчендә аңа республика фермерлары арасынннан үзенә лаеклы алмаш сайларга тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100