Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камияр БАЙТИМЕРОВ : “Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары агропромышленностьның үги балалары түгел. Алар да шушы җитештерү тармагында тулы канлы эш алып баруга хокуклы”
Камияр БАЙТИМЕРОВ : “Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары агропромышленностьның үги балалары түгел. Алар да шушы җитештерү тармагында тулы канлы эш алып баруга хокуклы”
Агымдагы елның 21 нче мартында Татарстанның фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар Ассоциациясе үзенең чираттагы съездына җыела. Нинди нәтиҗәләр белән килә алар бу еллык җыенга? Җирләрне рәсмиләштерү, теркәү, озак срокка ташламалы кредитлар алу кебек узган елны күтәрелгән проблемалар уңай хәл ителәме? Илкүләмендә өстенлекле юнәлеш алган Милли проектта әлеге бергәлек якланамы? “Татар –информ” агентлыгы хәбәрчесе әнә шундый сораулар белән республиканың фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровка мөрәҗәгать итте.
Камияр әфәнде, моннан 15-20 еллар элек фермерлык эшчәнлеге акрынлап булса да безнең илдә дә керә башлады. Әмма бераз вакыттан соң бу юнәлеш нигәдер туктап калды кебек. Шул ук җир реформасының бик салмак гамәлгә керүе, салым базаларының еш үзгәреп торуы моңа җитди сәбәп булгандыр. Ләкин 90 нчы еллар ахырында фермерлык хәрәкәте кабат аваз салды, шул исәптән безнең республикада да. Узган елны әлеге тармак нинди нәтиҗәләр белән тәмамлады?
Дөрестән дә дәүләт сәясәте еш үзгәреп тору һәм гомумән илдә авыл хуҗалыгына бик үк гадел караш булмау, безнең тармакта да үзен нык сиздерде. Экспериментлар күп булды, әлбәттә. Ләкин бер нәрсәне анык әйтә алам, Татарстанда төп аграр мәсьәләләр белән фермерлар хәрәкәтенә дә даими игътибар биреп киленде. Соңгы 5-6 ел эчендә без , үз юнәлешебездә төп инфраструктураны аякка бастыра алдык. Хәзер исә дәүләт ярдәме белән шул инфраструктураны сакларга һәм үстерергә тиешбез. Ләкин бездә әлегә көнкүреш кооперативлары, шулай ук эшкәртү кооперативлары булдырылмаган. Вакытында , эре инвесторларга күбрәк игътибар ителде булса кирәк. Шулай да хәзер алда телгә алынган кооперативларны төзү буенча проектларыбыз бар. Әле күптән түгел Татарстанның кулланучылар кооперативы белән килешү төзедек. Шуның нигезендә, безнең фермерлар кышкы чорда хуҗалыклардан продукция җыеп, аны кулланучылар кооперативына тапшырырга, яисә эшкәртүгә бирергә уйлый.

Бүгенге көндә Татарстанда 2650 фермер хуҗалыгы теркәлгән. Әмма әле болардан тыш шактыйлары теркәлү процессын узып кына килә. Шуңа күрә быелгы чәчүгә барлыгы 2800 дән артык фермер хуҗалыгы керешер дип уйлыйбыз. Һәм алар янына 450 меңнән күбрәк крестьян хуҗалыкларын да кушсак, безнең Ассоциациянең масштабын күзалларга була. Шәхси секторның үсеше дә дәүләт яклавында булырга тиеш, минемчә. Тик әлегә ярдәм зур түгел. Шуңа да Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән уртак фикергә килеп, һәр район хакимиятеннән 5 әр фермер һәм 20 шәр шәхси хуҗалыкларны үз канатларына алуны сорадык. Үзләреннән инициатива булса, Ассоциация дә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәк.
Күзәтүләрдән күренгәнчә, АПК га килгән эре инвесторлар, холдинглар, авыл җирлегенең социаль йөзен уңай якка үзгәртүгә бик үк ашкынып тормыйлар. Шуңа җирле халык та аларга бераз шикләнебрәк карый. Ә менә үз фермерларына ничектер уңайрак мөнәсәбәттә безнең кешеләр. Бәлки ул үз араларында үсеп, ныгыган җитәкчеләре булгангандыр да.
Әйе, җитәкчедән күп нәрсә тора.Һәм безнең фермерлар үз төбәгенең көнкүрешен бервакытта да читкә этәрмәде. Әле бит алар аякка гына басып киләләр. Һәм аларның кулларында эре инвесторларныкы кебек зур капитал да юк. Моңа да карамастан, фермерларыбыз икътисадка да, социаль тармак үсешенә дә этәргеч бирәләр. Фермерларыбыз үзләре дә активлашты. Эшкәртергә алган җир мәйданнары да арта бара. Аннан соң Милли проектка бәйле рәвештә, озак срокка кредитлар яки субсидияләр бүленгән очракта, хуҗалыклар терлекләрнең баш санын арттырырга, игенчелек культураларын төрлөндерергә уйлыйлар.
Аерым фермерларыбыз эшчәнлегенә килгәндә, Буадан Расих Мифтахетдиновның, Арчадан Мөдәррис Миңнуллин, Түбән Камадан Владимир Аппаков, Алексевскийдан Илшат Гомәров, Лаештан Рәшит Галиев, Зәйдән Миннегаян Шакирҗанов, Теләче районыннан Сәгыйть Гыйниятуллин, Биектау районыннан Әхмәт Котдусовларның исемнәрен мактап телгә алыр идем. Шәхси хуҗалыклар да алардан калышмый.
Җирле үзидарә турындагы закон гамәлгә керү дә фермерлар эшчәнлегенә стимул булыр , урыннарда башкарма органнар тарафыннан аларга мөнәсәбәт тә уңай якка үзгәрер дип уйлыйм. Шулай ук бу канун җир реформасын да тулысынча тәмамларга этәрер дигән өмет бар, чөнки ул бик озакка сузылды.
Кеше гомере буе укый, өйрәнә, кемнең дә булса алымнарын кулланырга омтыла . Фермерларны да чит илләрнең шул юнәлештәге эшчәнлеге, тәҗрибәләре кызыксындырамы? Безнең фермерларыбыз әле башкалардан күбрәк тә кызыксынучан халык дип әйтер идем. Узган елны гына Биектаудан Әхмәт Котдусов Джордж штатына барып, анда берара эшләп-өйрәнеп кайтты. Илшат Гомәров исә Йленойс штатында булды. Шулай ук Германия, Финляндиядәге фермерлар хәрәкәте белән дә нык кызыксынабыз. Ләкин аларда фермерлар эшчәнлегенә карата дәүләтнең сәясәте бөтенләй башкача. Аларда фермерларга кредитлар бирү , аны кайтару схемалары да бик үзгә. Алда телгә алган илләрдә хөкүмәт, фермерларны тагын да күбрәк булдыру, аларга үсәр өчен һәр төрле мөмкинлекләр тудыру яклы. Банклар да фермерлар белән тыгыз бәйләнештә. Көнчыгыш Германиядә мәсәлән, 25 мең фермер хуҗалыгы 1 миллион 650 мең гектар җир эшкәртәләр. Аларда бу шөгыль ата-бабаларыннан мирас булып килә. Бездә исә заманында 25 сутый бәрәңге бакчаң ярты сутыйга гына артса да, я кисеп алалар, я штраф түләтәләр иде. Кайда ул гектарлаган җир тоту?
Чит илләрдә хөкүмәт җирне хуҗалыкларга сатып бирү яклы, чөнки ул бюджетка акча китерә. Аларда АПК ны яклау, ярдәм вертикаль интеграция юнәлешендә алып барыла. Төрле ташламалы кредитлар, субсидияләр, субвенцияләр- ул илләрдә күптән гамәлдә Бездә исә экспансия, ягъни дәүләтнең үз йогынтысының чикләрен киңәйтергә омтылуы өстенрәк.( Субсидия, ул-акчалата ярдәм. Субвенция исә ,дотация, җирле органнарга акчалата максатлы пособия.
Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар Ассоциациясен нинди проблемалар борчый? Һәм аларны хәл итү юллары кайчан табылыр?
Бүгенге көндә әле яңа гына югары уку йортларын тәмамлаган шактый белгечләр җир, техника алып авыл җирендә кече эшмәкәрлеккә керешергә телиләр. Шундый мөрәҗәгатьләр елдан-ел арта бара. Ләкин андыйларга эшне башлар өчен беренчел капитал юк. Һәм дәүләт тә гарантия бирә алмый. 21 нче мартта узачак фермерлар съездында да бу мәсьәләне күтәрәчәкбез һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Шул ук кредитлар, җир алу-теркәү сораулары буенча. Аннан соң күп урыннарда бушап калган фермалар, башка төр тораклар бар. Аларны әле эшне башлап кына килгән фермерларга бирүне хәл итсәк, кызыксыну тагын да артыр иде.
Аннан соң 2006 нчы елда “АПК ны үстерү”өстенлекле милли проекты да безнең проблемаларны чишәргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Әлеге мөһим проектның 2 нче бүлеге фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, алар оештырган кулланучылар кооперативлары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүне күздә тота. Бу юнәлешне гамәлгә ашырыр өчен Россия авыл хуҗалыгы банкы филиалы аша 250 миллион сум кредит бүлеп биреләчәген беләбез.
Татарстан Президенты да Дәүләт Советына үзенең быелгы юлламасында, 2006 нчы елда крестьян кооперативлары санын үстерүне кызыксындыру буенча чаралар комплексы эшләү зарурлыгын ассызыклады. Аның фикеренчә, кооперация һәм микрокредитлау инфраструктурасын үстерү һәр авыл кешесенә кредит ресурсларын алу мөмкинлеген бирер иде.

Шулай ук федераль үзәк тарафыннан 2006 нчы елда субъектлар арасында крестьян-фермер хуҗалыкларына финанс ярдәме буенча конкурс та игълан ителде. Анда куллану кооперативлары тарафыннан банклардан алынган кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен субсидияләү формасында ярдәм күрсәтү каралган.
Быел илдә аграр җитештерүгә бәйле зур масштаблы чара көтелә. Ул- Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу. Аның әһәмиятен нәрсәдә күрәсез?
Гаять кирәкле һәм вакытлы гамәл бу. Һәр нәрсәнең исәбе булырга тиеш бит. Кесәңдә дә күпме акчаң барлыкны белгәннән соң гына кибеткә кереп, шулкадәр әйбер алам дип планлаштырасың. Биредә дә шундый ук хәл. Безгә аграр тармакның бүгенге халәтен төгәл белергә һәм аны үстерү мөмкинлекләрен шуннан чыгып билгеләргә кирәк. Бу , авыл өчен үзенә күрә бер бизнес-план төзүгә нигез булып торачак. Безнең берлек тә бу чарада актив катнашырга тиеш.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгына бизнесны киңрәк кертү, яңа технологияләрне куллану – көн таләбе. Нинди генә эш юнәлеше булмасын, ул халыкның яшәешендә, көнкүрешендә уңай чагылыш табарга тиеш.
Әңгәмәне журналист Сөләйман Нәҗмиев алып барды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз