news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камияр Байтемиров үз вазифасында калуын әйтте

“Беркая китми ул, монда кала», – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Камияр Байтемиров үз вазифасында калуын әйтте
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров үз вазифасында кала. Бу хакта ул ассоциация советы һәм президиумының киңәйтелгән утырышында белдерде.

“Бер мәкалә чыккан иде, ул, мөгаен, берәр башка кешенең фикерен чагылдырадыр, тик минекен түгел. Анда язылган әйбер дөреслеккә туры килми”, - диде Камияр Байтемиров.

“Кыскасы, беркая китми ул, монда кала, эшебезне дәвам итәбез”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров

“Без алдынгы позицияләрдә, дәүләткә кирәк эш башкарабыз”, - дип җөпләде Камияр Байтемиров.

  • Камияр Байтемиров ассоциация белән 1999 елдан бирле җитәкчелек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot