news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камияр Байтемиров Марат Җәббаровтан субсидияләр мәсьәләсен яңадан карауны сорады

"Кече хуҗалык формаларына квоталар, ә перспективалы үсеш юнәлешләренә башка суммада субсидияләр кирәк", - ди фермерлар ассоциациясе рәисе.

Камияр Байтемиров Марат Җәббаровтан субсидияләр мәсьәләсен яңадан карауны сорады
agro.tatarstan.ru

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров югары технологияле җиһазлар сатып алуга субсидияләр күләмен яңадан карауны сорады. Бүген ассоциация советы утырышында ул бу үтенечне ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка әйтте.

Ул Татарстанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә агросәнәгать күргәзмәләрендә технологик яктан үсеш күзәтелгәнен әйтте. Камияр Байтемиров бәяләр үсеше авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең кереме белән тәңгәл булмавын билгеләп узды.

“Марат Азатович, техника һәм җиһаз сатып алу өчен субсидияләр күләме һәм бирелү вакытын яңадан каравыгызны сорыйбыз. Кече хуҗалык формаларына квоталар кирәк, ә перспективалы үсеш юнәлешләренә - башка суммада субсидияләр. Технологияләр яңа кертемнәр таләп итә”, - ди Байтемиров.

Ассоциация рәисе Калуга өлкәсендә фермерлар ассоциациясе җитәкчесе белән сөйләшкәнен әйтте. “Калуга әле Татарстан белән чагыштырганда кечерәк. Аларда фермер хуҗалыкларында күпме робот икәнен сорадым һәм гаҗәпләндем. Анда субсидияләр дә бездәге кебек бары тик 60:40 нисбәтендә генә бирелми”, - дип әйтте Камияр Байтемиров.

Ул, шулай ук, докладында кече хуҗалык формаларының икътисади нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Кече хуҗалык формаларының терлекчелек продукциясе быел 9 айда 27 процентка арткан. “Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерәбез. Крестьян-фермер хуҗалыклары үсеш индексы 113 процент. Фермерлар лаеклы урын алып тора”, - ди ассоциация рәисе.

Камияр Байтемиров үзәктән ерак урнашкан авылларда сөт җыючы кооперативларның үзенә мөрәҗәгать иткәнен әйтте. “Алар миңа “Татпотребсоюз” субсидия түләгән кебек, кооперативларга да юл чыгымнары субсидияләнсен иде диләр”, - дип әйтте. Ул мал табиблары сөт җыючыларны, ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләрне антибиотик кадалган хайваннар турында хәбәрдар итәргә тиешлеген дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100