news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камияр Байтемиров кулланучылар кооперативларының тулы көчкә эшләмәвен әйтте

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары мөмкинлекләрнең 35-40 процентын гына куллана.

Камияр Байтемиров кулланучылар кооперативларының тулы көчкә эшләмәвен әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров кулланучылар кооперативларының тулы көчкә эшләмәвен әйтте.

«2021 ел дәвамында кооперативларның эшен тикшердек. Кооперативларның бер өлеше эшләми, кайберләре хисап тотмый, кайбер кооперативлар пайчыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, бизнес буларак кына эшли. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары барлык мөмкинлекләрнең 35-40 процентын гына куллана», — ди ул.

Бу күренешне ул кооперативларның продукциясен сату буенча инфраструктураның тиешле дәрәҗәдә эшләнмәве белән аңлата.

Былтыр кооперативлар алган тулай керем сигез миллиард сум булган. Байтемиров фикеренчә, тулы көчкә эшләгән очракта, ул 20 млрд сумга җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot