news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камияр Байтемиров крестьян-фермер хуҗалыкларының санын арттыру кирәк дип саный

Аның фикеренчә, фермер хуҗалыкларын арттыру районнарда халык санын 10 ел эчендә 150 меңгә кадәр арттырырга, белгечләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Камияр Байтемиров крестьян-фермер хуҗалыкларының санын арттыру кирәк дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров крестьян-фермер хуҗалыкларының санын 35-40 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим итте.

«Россия агросәнәгать комплексындагы яңалыкларның күпчелеге безнең республикадан. Моңа бәйле рәвештә, цифрлаштыруда яңа технологияләрне кулланып, җирле үзидарә советларын берләштереп, КФХ ларны 35-40 меңгә кадәр арттыру буенча шартлар тудыруны тәкъдим итәбез», — диде ассоциация съездында.

Камияр Байтемиров фикеренчә, фермер хуҗалыкларын арттыру районнарда халык санын 10 ел эчендә 150 меңгә кадәр арттырырга, белгечләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Фермер хуҗалыкларында ашлык җитештерү 2 млн тоннага кадәр үсәчәк, хуҗалыкларның җире дә 1,2 млн гектарга җитәчәк, ташландык яки кулланылмый торган җирләр булмаячак, дип фаразлый.

Шулай ук, КФХ ларны арттыру нәтиҗәсендә, мөгезле эре терлек, кош саны да, җиләк-җимеш культуралары җитештерү дә артачак. «Татарстанга башка илләрдән 70 млрд сумлык яшелчә һәм җиләк-җимеш кертелә. Импорт продукциясен алмаштырырлык программалар эшләп була бит!» — диде Байтемиров.

Аның сүзләренчә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, яшелчә җитештереп, үзмәшгуль буларак теркәлгән шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәменә өмет итә алуы турында әйткән.

Камияр Байтемиров фермер хуҗалыклары өчен контроль-күзәтчелек каршылыклары бихисап булганын да искәртте. Бу фермерның һәр адымын күзәтеп торган цифрлы системалар кертелү белән бәйле. «Меркурий», «Цербер» системасы, продукция маркировкасы… Дәүләт куйган таләпләр еш кына хуҗалык үтәрлек түгел, бигрәк тә беренче ел эшләүчеләр өчен», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100