news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камияр Байтемиров: Кайбер районнарда фермер хуҗалыклары үсешен тоткарлыйлар

«Элегрәк арендага бирелгән җирләрне сәбәпләр табып кире алалар, анда хуҗалык эше барышында кертелгән чыгымнарны да исәпкә алмыйлар», — диде ул.

Камияр Байтемиров: Кайбер районнарда фермер хуҗалыклары үсешен тоткарлыйлар
Михаил Захаров

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның кайбер районнарында крестьян-фермер хуҗалыклары үсешен тоткарлыйлар. Бу проблеманы Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров күтәрде.

«Крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кооперативларга үз потенциалын тулысынча кулланырга комачаулаган проблемалар аз түгел», — диде ул ассоциациянең съезд утырышында.

Бу проблемалар арасында ул җир мөнәсәбәтләре камил булмавын, күп кенә КФХ һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына кредит ресурслары җитмәвен, җитештерелгән продукция белән сәүдә итү, бигрәк тә авыл җирлегендә сату белән бәйле кыенлыкларны атады.

«Кайбер районнарда бүлеп бирелгән җирләрне бирми торып, КФХ үсешен махсус тоткарлыйлар. Элегрәк арендага бирелгән җирләрне сәбәпләр табып кире алалар, анда хуҗалык эше барышында кертелгән чыгымнарны да исәпкә алмыйлар», — диде Камияр Байтемиров.

Аның сүзләренчә, әйтик, 10-15 ел дәвамында фермер хуҗалыгы җирне арендага ала, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Ә арендага алынган җирне сатып алу турында гариза язгач, кире кагалар. Әле ул җирләргә алга таба да аренда турында килешүләр дә төземиләр.

Камияр Байтемиров авылда кече һәм урта бизнесны үстерү мөһимлеген әйтте. «Ә кайбер администрация башлыклары кушуы буенча башбаштаклык күзәтелә. Без моны болай гына калдырмыйбыз. Юристларны җәлеп итеп, алынмый калган табышны кайтарттырачакбыз», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100