Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камияр Байтемиров: Фермер хуҗалыкларына ярдәм агрохолдинглардан биш тапкыр кимрәк
Фермер хуҗалыкларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, кооперативларның керемен тәэмин итү механизмын цифрлы технологияләр ярдәмендә камилләштерү кирәк, дип саный ул.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Агрохолдинглар ярдәмне, фермер хуҗалыкларына караганда, биш тапкыр күбрәк ала. Бу хакта съезд утырышында Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров әйтте.
«Крестьян-фермер хуҗалыклары керемендә дәүләт ярдәме — 8, ә агрохолдингларныкында 40 процент булуын ничек аңлатырга?! Бу монополиягә каршы хезмәтнең рәсми белешмәсе. Татарстанда фермер хуҗалыкларына дәүләттән субсидияләр 19,7 процент дәрәҗәсендә, 81,3 проценты калганнарга эләгә дигән сүз», — диде.
Камияр Байтемиров фикеренчә, агроикътисади сәясәттә, димәк, өзеклекләр бар. Фермер хуҗалыкларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, кооперативларның керемен тәэмин итү механизмын цифрлы технологияләр ярдәмендә камилләштерү кирәк, дип саный ул.
«Бөтен дөньяда керемлелекнең төп элементы — дәүләт ярдәме. Дәүләт хисабына яшәрлек субсидияләр көтәбез дип кенә әйтмибез, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә комачаулаган законнарны үзгәртү кирәк. Дәүләт ярдәме нигезендә рентабельлек формалаша. Билгеле, нәтиҗәлелек фермерлар, кооперативларның хуҗалык эшенә дә бәйле», — диде ассоциация рәисе.
Ул минераль ашламалар, ягулык материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары, металл, төзелеш материалларына бәяләр артуы да вазгыятькә тискәре йогынты ясаганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз