news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камияр Байтимеров «Фермер авылы» программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте

Камияр Байтимеров «Фермер авылы» программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров авыл территорияләрен үстерү өчен «Фермер авылы» программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Ул бүген оешманың 25нче съездында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ассоциация җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге программа авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә һәм авылга яшәргә күчәргә теләгән фермерларга исәпләнгән.

«Төзекләндерелгән фермер авылы авыл хуҗалыгы продукциясен актив җитештерүдә драйвер булырга мөмкин. Фермер авылы күп кенә катнашучылар өчен үзенә тартып торучы һәм үсеш ноктасы булачак», - дип искәртте Байтимеров.

Ассоциация Азнакай районы хакимияте белән бергә әле 2013 елда ук «Фермер авылы»ның эскиз проектын әзерләгән иде, дип өстәде ул.

«Мин бу хакта ни өчен әйтәм? Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, шәһәрләр тирәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче түгел, ә кулланучылар торак пунктлары барлыкка килә. Икенчедән, фермер авылы күп кенә катнашучылар өчен тартып торучы нокта булачак», - дип ачыклык кертте Байтимеров.

news_right_1
news_right_2
news_bot