news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камияр Байтемиров: Органик авыл хуҗалыгыннан башка хәләл продукция була алмый

Камияр Байтемиров: Органик авыл хуҗалыгыннан башка хәләл продукция була алмый
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында узган утырышта катнашты. Ул «Органик һәм хәләл авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүне координацияләү» дип аталган сессиядә чыгыш ясады.

«Органик авыл хуҗалыгыннан башка хәләл продукция була алмый. Продукциянең чисталыгы, һичшиксез. органик җир эшкәртү белән бәйле булырга тиеш. Без продукцияне җитештерергә һәм эшкәртергә өйрәндек, хәзер сыйфатына игътибар итәргә вакыт, бу халыкның сәламәтлеге белән бәйле», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, хәләл продукция һәм органик авыл хуҗалыгы өлкәсендә халыкара кооперация ярдәмендә зур нәтиҗәләргә ирешеп була. «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенә берләшсәк, нәтиҗә башка булачак», – диде ул. Килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп: «Сез инвестор яки кооператив әгъзасы була алачаксыз, уртак оешмалар булдыра алабыз», – диде рәис.

Камияр Байтемиров сүзләренчә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли тикшеренүләр институты галимнәре башка галимнәр белән берлектә органик авыл хуҗалыгы үсешенә юнәлтелгән программа эшли. Ул киләчәктә органик продукция өлкәсендәге төрле ил галимнәре кооперациясе кирәк булачагын да ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot