news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камияр Байтемиров: Фермерларның амбарларында 6 миллиард сумлык ашлык ята

Камияр Байтемиров: Фермерларның амбарларында 6 миллиард сумлык ашлык ята
Михаил Захаров

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык булуын әйтте. 

«2022 ел нәтиҗәләрен карасак, беренче тапкыр республикада 1,3 миллион тонна уңыш алдык. 6 миллиард сумлык уңыш фермерларның амбарларында кала. Ашлыкны сату белән булган проблемаларны республика хәл итәргә тиеш, дип саныйм», – диде ул.

Аның сүзләренчә, 6 миллиард сумлык ашлык республикада җыелган уңышның яртысын диярлек тәшкил итә.

Ул Татарстан фермерларының җитештерү буенча күрсәткечләре ел саен артып баруын әйтте. «Крестьян-фермер хуҗалыкларының мәйданнары артты, 735,8 мең гектарга җитте», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot