Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Камиллек сәнгате” – хаттат Рамил Насыйбулловның шундый исемдә шәхси күргәзмәсе ачыла
Бу аның беренче шәхси күргәзмәсе булса, “Мәңгелек хакыйкатьләрне төшенү юлы буларак гарәп каллиграфиясе” арт-проекты кысаларында - сигезенчесе
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Казан Кремлендәге мәшһүр Кол Шәриф мәчетендә урнашкан татар шамаиле галереясында 29 декабрь көнне сәгать көндезге 3 тә хаттат Рамил Насыйбулловның “Камиллек сәнгате” дигән исемдә шәхси күргәзмәсе ачыла.
“Камиллек сәнгате” күргәзмәсе Казанның каллиграфия – сәнгатьле язу остасы Рамил Насыйбуллов иҗаты белән таныштыра. Рамил Насыйбуллов белгечләр арасында популяр булса да, киң җәмәгатьчелеккә ул аз таныш. Рәссам-хаттат Рамил Насыйбулловның “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее, Казан каласының “Татар сәнгате һәм мәдәнияте” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган беренче шәхси күргәзмәсе булуы белән әлеге чара үзенчәлекле, дөрес, “Мәңгелек хакыйкатьләрне төшенү юлы буларак гарәп каллиграфиясе” арт-проекты кысаларында – 8 нчесе.Аерым алганда, “Камиллек сәнгате” күргәзмәсенә хаттатның гарәп каллиграфиясе сәнгатендә кулланыла торган төрле стильләрдә эшләнгән хезмәтләре куела. Биредә традицион аятьләрдән һәм тугралардан алып логотиплар һәм билгеләргә кадәр төрле хезмәтләр тәкъдим ителә.
Күргәзмәне оештыручылар Рамил Насыйбуллов Татарстанның хәзерге заман каллиграфлары арасында диплом-иҗаза алган – хаттатлык осталыгына ия булуның рәсми дәлилләмәсенә һәм шушы сәнгатькә башкаларны өйрәтү хокукына ия булган бердәнбер иҗатчы булуына игътибарны юнәлтә. Бигрәк тә ул 1997 елда Мехмед Рафии Килеҗи (Хәмид Айтаҗ шәкерте) һәм Хәсән Севиль кебек гаять танылган төрек осталарыннан алган иҗазаларының кадерен белә. Истанбулда укыган вакытында ул 14 төрле язу ысулын һәм шәркый китап бизәү алымын үзләштерә, мисалга, тәзхиб (алтынлау) сәнгатен, эбру (кәгазьне “мәрмәрләндерү”) һ.б.
Рамил Насыйбуллов иҗаты классик каллиграфиядән гыйбарәт: каләменең һәрбер хәрәкәте төгәл математик исәпләүләр аша тикшерелгән, бу исә рәссамның һөнәри әзерлеген раслаучы мөһим күрсәткеч булып тора. Аның бөтен әсәрләре, гарәп каллиграфиясе сәнгате классик кануннарына туры китереп, форма төгәллеге һәм шрифт матурлыгы, тәэсирлеге белән аерыла. Шул рәвешле, Рамил Равил улы Насыйбуллов иҗаты хәзерге заман татар каллиграфиясен яңа, һөнәри югарылыкка чыгара, дип басым ясый күргәзмәне оештыручылар.
Рамил Насыйбуллов 1975 елда Бөгелмәдә туган, Россия ислам университетын, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, Казанда яшәп иҗат итә. Хаттат иҗади хезмәтен укыту белән бергә уңышлы гына алып бара: Россия Ислам университетында аның җитәкчелегендә республикада бердәнбер булган Гарәп каллиграфиясе үзәге 2010 елдан бирле эшләп килә.
Рамил Насыйбуллов куллары белән башкарылган исемле тугралар Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Имомали Рахмонов, Илһам Алиев, Абдулазиз Тувайҗрига, Согуд Гарәбстаны королена һәм башка күп кенә сәясәтчеләргә, дәүләт җитәкчеләренә, танылган шәхесләргә бүләк ителгән. Хаттатның хезмәтләре Россия, Төркия, Германия, Малайзия, Индонезия, Тайланд, АКШ, Канада кебек төрле илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.
Каллиграфия остасы Рамил Насыйбулловның шәхси күргәзмәсе Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә урнашкан татар шамаиле галереясында быел 29 декабрьдә рәсми ачылып, киләсе елның март башына кадәр көн дә, дүшәмбедән кала, иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшләячәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(903)342-69-26, (843) 5678125.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз