news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева яңа ирекле программасын күрсәтте

Камилә Вәлиева яңа ирекле программасын күрсәтте
Фото: fsrussia.ru

Россия фигуралы шуучысы, Казан кызы Камилә Вәлиева киләсе сезон өчен яңа ирекле программасын тәкъдим итте.

Спортчы социаль челтәрләрендә 17 секундлык видео урнаштырган, анда яңа программаның кайбер элементларын күреп була.

Куючы хореограф — Анжелика Крылова, ә спортчының тренеры – Светлана Соколовская.

Исегезгә төшерик, Вәлиеваның дисквалификациясе 2025 елның 25 декабрендә тәмамланды. 2026/2027 елгы сезон спортчы өчен дүрт еллык тәнәфестән соң беренче тулы сезон булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot