news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева туган көненә иң истә калган бүләкне Путиннан алуын сөйләде

Казанда туып-үскән Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева туган көненә бирелгән иң истәлекле бүләк турында сөйләде. Спортчы сүзләренчә, иң үзенчәлекле Бүләк Россия Президенты Владимир Путиннан булган.

«Иң үзенчәлекле бүләк Владимир Владимировичтан [Путин] булды. Ул туган көнгә бүләк ясады. Бу – Россия президенты котлавы иң истә калганы булгандыр. Бу искиткеч булды», - дип яза Sport24 Камилә Вәлиевага сылтама белән.

Искәртеп үтик, Казанда туып-үскән Камилә Вәлиева Россия һәм Европа чемпионы, Пекинда узган Олимпия уеннарында команда зачетында Олимпия чемпионы. Шулай ук аның хисабында юниорлар арасында дөнья чемпионатында һәм юниорлары Гран-прие финалында җиңүләр дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot