news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды.

Спортчы белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин аралашты. Очрашуда шулай ук спортчының әнисе Алсу Вәлиева да катнашты. Бу хакта оешмада сөйләделәр.

Әхмәтшин Камиләгә халыкара ярышларда Россияне лаеклы тәкъдим итүе өчен рәхмәт белдерде, бөтен ил аның хезмәт сөючәнлегенә, тырышлыгына һәм көчле рухлы булуына соклануын билгеләп үтте.

"Синең талантыңны күреп, яшьләр фигуралы шуу белән кызыксына башлады", - диде ул һәм яшь Олимпия чемпионына, Габдулла Тукайның 135 еллыгына Вәкиллек заказы буенча әзерләнгән истәлекле билгене тапшырды. 

Вәлиева бөек татар шагыйре белән бер көндә - 26 апрельдә туганлыгын билгеләп үтте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фигуралы шуучы шулай ук Россия башкаласында 16 апрельдә узачак «Мәскәү - Татарстан күпере» VII Яшьләр форумында спикер буларак чыгыш ясарга ниятли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100