news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Собянинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү администрациясе башлыгы урынбасары Александр Горбенко фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Камилә Вәлиевага башкала мэры Сергей Собяниннан Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Спортчыны Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре ябылуга багышланган гала-концертта бүләкләделәр. Вәлиевага бүләк шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм күренекле һөнәри казанышлары өчен бирелде. 

Фото: © Дарья Сайфиева / «Татар-информ»

 

Исегезгә төшерәбез, ТР Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүдә Халыкара музыка йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан гала-концерт уза. Чарада татар башкаласы җәмәгатьчелеге вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, ТР һәм РФ халык артистлары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100