news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева Россия җыелма командасының контроль чыгышларында катнашачак

Камилә Вәлиева Россия җыелма командасының контроль чыгышларында катнашачак
Фото: спортчының телеграм-каналы

Юниорлар арасында дөнья чемпионы һәм 2022 елгы Пекин Олимпия уеннары катнашучысы, Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Россия җыелмасының контроль чыгышларында катнашачак.

«Барыгызга да сәлам! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек, чәршәмбегез ничек уза? Без контроль чыгышларга әзерләнәбез», – дип сөйләде Вәлиева «Фигурное катание на Первом» телеграм-каналында.

Контроль чыгышлар 19 һәм 20 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot