news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева Россия Президентын сайлауга әнисе белән килгән

Россиянең фигуралы шуу йолдызы Камилә Вәлиева Казанда сайлау участогына әнисе белән килгән. 17 яшьлек спортчы тавыш бирүдә катнашмаса да, ул бу вакыйга үзе өчен мөһим булуын билгеләп узган.

«Дөресен генә әйткәндә, үз участогыма килү дулкынландыргыч булды, быел тавыш бирмәсәм дә, әнигә иптәшкә килергә булдым», – дип язган Вәлиева Telegram-каналында.

Камилә сайлау кампаниясе югары дәрәҗәдә оештырылганын һәм тавыш бирү тиз, аңлаешлы һәм уңайлы булуын әйткән.

«Бу көнне илебезнең киләчәген сайлыйбыз. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, үз сүзебезне ныклап әйтергә кирәк, чөнки сайлау ул – киләчәккә адым. Бу адым аңлап эшләнгән булсын иде!» – дип ассызыклаган ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot