Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камилә Вәлиева «Россия» күргәзмәсе буенча спорт маршрутын Татарстаннан башлады
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы буенча үз маршрутын төзеде. Ул кунаклар өчен мәйданчыкның спорт стендлары буенча «сәяхәт» әзерләгән һәм алар турында Телеграм-каналында сөйләде.
Маршрутны Татарстан стенды ача. Вәлиева сәяхәтнең «башлангыч ноктасы» символизмын аңлатты. Беренчедән, Казан - илнең спорт башкаласы, ул 2013 елда Универсиаданы кабул итте, ә 2024 елда беренче «Киләчәк уеннары»н оештырачак. Икенчедән, бу шәһәр спортчының үзе өчен дә старт булды.
«Казаным, миңа биргән мөмкинлекләр өчен рәхмәт. Нәкъ менә монда минем спорт карьерам башланды», - дип искәрткән фигуралы шуучы.
Аннары Камилә Вәлиева Липецк һәм Омск өлкәләре, Красноярск крае стендларында булды, спортчы Омскиның «искиткеч» боз аренасы ошаткан.
Маршрутның соңгы ноктасы Ленинград өлкәсе булды.
Искәртик, «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кичә ачылды һәм 12 апрельгә кадәр эшләячәк. ВДНХ мәйданчыкларында илнең 89 төбәгенең, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмаларның экспозицияләре эшли башлады.
Күргәзмәгә Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт әгъзалары берничә тапкыр килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз