news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның Казандагы этабында катнашачак

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның Казандагы этабында катнашачак
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Россия Гран-приеның дүртенче этабында катнашучыларның якынча исемлегенә фигуралы шуучы Камилә Вәлиева да кергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Спорт чарасы 10-13 ноябрьдә Казанда узачак.

Билгеләп үтелгәнчә, Вәлиева ялгыз шууда чыгыш ясаячак. Бу категориядә шулай ук Кәримә Әскәрова, Ксения Говорова, Алина Горбачева, Рената Губашева, Ангелина Козырева, Арина Кшецкая, Софья Муравьева, Дарья Садкова, Валерия Овчинникова, Полина Свириденко һәм Мария Талалайкина үз осталыгын күрсәтәчәк.

Икенче категория – ир-атлар арасында ялгыз шуу. Анда Владислав Дикиджи, Федор Зонов, Макар Игнатов, Глеб Лотфуллин, Андрей Мухортов, Максим Петров, Иван Попов, Кирилл Сарновский, Григорий Федоров һ.б. спортчылар катнаша.

Тагын бер категория – парлы шуу. Биредә Карина Акопова һәм Никита Рахманин, Ясминә Кадыйрова һәм Валерий Колесов, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов, Анастасия Мухортова һәм Дмитрий Евгеньев, Елизавета Осокина һәм Артем Грицаенко, Таисия Собинина һәм Денис Ходыкин, Екатерина Чикмарева һәм Матвей Янченков, Майя Шегай һәм Игорь Шамшуров чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100