news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның беренче этабында кыска программада җиңде

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында кыска программадан соң беренче урында бара.

Фигуралы шуучы бозга Казан спортчысы Кәримә Әскәровадан соң чыкты. 11нче номер астында бозга чыккан Вәлиева бик яхшы чыгыш ясады, бер тапкыр да егылмады. Нәтиҗәдә, ул 45,13 очко җыюга иреште, фигуралы шуучының чыгышы 83,92 баллга бәяләнде.

Икенче урынны яулаган Софья Акатьева кыска программада 72,70 балл җыйды. Тутберидзе аның чыгышын ышанычлы булмады дип бәяләде.

70,19 балл туплаган Анастасия Зинина өченче баскычта урнашты. Татарстан вәкиле Кәримә Әскәрова исә тугызынчы урынны яулады.

Иртәгә фигуралы шуучылар ирекле программа белән чыгыш ясаячак. Шуннан соң Россия Гран-приеның беренче этабы җиңүчесе билгеләнә.

Искәртеп узабыз, беренче урынны яулаган спортчыны этап өчен 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Фигуралы шуучылар кыска программадан соң түбәндәге тәртиптә урнашты:

1. Камилә Вәлиева – 83,92

2. Софья Акатьева – 72,20

3. Анастасия Зинина – 70,19

4. Алина Горбачева – 66,87

5. София Захарова – 66,23

6. Валерия Шульская – 64,76

7. Полина Свириденко – 59,22

8. Анастасия Хахыртдинова – 52,77

9. Кәримә Әскәрова – 47,65

10. Анастасия Молчанова – 46,04

11. Маргарита Ковалева – 44,54

12. Мария Гречихина – 35,61

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100