news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның беренче этабында җиңде

Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында җиңүче булды. Турнирның старт этабы Мәскәүдә узды.

Ярышның беренче көненнән соң (анда кызлар кыска программаларын күрсәттеләр) лидерлыкны Камила Вәлиева алды. Аның Этери Тутберидзе тренеры төркеме буенча партнеры Софья Акатьева икенче урынны яулады, ә Анастасия Зинина 3нче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot