news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Овечкин Кубогында күрсәтмә номеры башкарды

Шимбә көнне хоккей буенча Овечкин кубогы кысаларында легендалар матчы уза. Анда Россиянең танылган хоккейчылары Александр Якушев, Вячеслав Фетисов, Александр Овечкин, Алексей Жамнов, Илья Ковальчук катнашачак.

Легендалар матч алдыннан Красногорскида Владимир Петров исемендәге арена бозында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева чыгыш ясады. Спортчы «Аватар» фильмындагы музыкага күрсәтмә номерын бер ялгышусыз башкарды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100