Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камилә Вәлиева нейтраль статус алды
Халыкара тимераякта шуучылар берлеге тагын 14 Россия фигуристына нейтраль статус (AIN2) бирде, алар арасында 2022 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Александра Трусова (Игнатова), юниорлар арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева һәм 2026 елгы Олимпия уеннарында катнашучы Петр Гуменник бар.
Исемлеккә шулай ук Владислав Дикиджи, Александр Бойкова / Дмитрий Козловский, Елизавета Пасечник / Дарио Чиризано, Екатерина Чикмарева / Матвей Янченков, Анастасия Мухортова / Дмитрий Евгеньев, Ирина Хавронина / Дэвид Нарижный, Анна Коломенская / Артем Фролов, Варвара Слуцкая / Глеб Гончаров, Анна Щербакова / Егор Гончаров, шулай ук Мария Захарова һәм Динә Хөснетдинова.
Нейтраль статус булу спортчыларга ISU эгидасы белән халыкара турнирларда катнашырга мөмкинлек бирә. Элегрәк нейтраль статусны Елена Костылева һәм Лев Лазарев алган иде инде. AIN2 ияләре Гран-при этапларында һәм сезонның башка стартларында чыгыш ясый алачаклар дип көтелә. Әмма һәр конкрет турнирга ахыргы кертү оештыручыларга бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз