news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева Мексикада чыгыш ясаячак

Камилә Вәлиева Мексикада чыгыш ясаячак
Фото: Спортчының телеграм-каналыннан

Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Мексикада Донован Каррильо шоуында катнашачак.

20 яшьлек спортчы 3 һәм 4 октябрьдә Мехиконың «Pista de Hielo Santa Fe» аренасы бозында чыгыш ясаячак. Бу хакта оештыручыларның анонсына сылтама белән Мексиканың «Redeportiva MX» басмасы хәбәр итә.

Оештыручылар социаль челтәрләрдә Вәлиеваны бүгенге буынның иң күренекле фигуралы шуучыларының берсе, дип атый.

Шоуның төп йолдызы — Олимпия уеннарында ике тапкыр катнашучы, Мексиканың фигуралы шуу йолдызы Донован Каррильо. Вәлиева белән бергә бозда Европа чемпионы Луна Хендрикс (Бельгия), Европа вице-чемпионы Александр Селевко (Эстония), дүрт континент чемпионаты призеры Киган Мессинг (Канада), Роман Садовский (Канада), шулай ук Евгения Лопарева һәм Жоффре Бриссо (Франция) дуеты һәм башка фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак.

Вәлиеваның дисквалификациясе 2025 елның 25 декабрендә тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot