news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева Кырым күперендә теракт вакытында исән калган кызга ярдәм итәргә чакырды

Камилә Вәлиева Кырым күперендә теракт вакытында исән калган кызга ярдәм итәргә чакырды
t.me/kamilavalieva26official

Фигуралы шуу буенча команда зачетында Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева телеграм-каналында, кичә Кырым күперендә булган теракт вакытында әти-әнисез калган кыз Ангелинага ярдәм итүне сорап, хәбәр урнаштырды.

«Кичә Ангелина һәм аның гаиләсе белән фаҗига булды, һәм, минемчә, аны читләтеп үтеп булмый. Хәзер барыбызга да Ангелинага ярдәм итү һәм аның өчен зур гаилә булу бик мөһим. Әйдәгез, барыбыз да шундый ук фотоларны #АнгелинаМысТобой хештегы белән урнаштырыйк», – дип язган Россия спортчысы.

Исегезгә төшерәбез, кичә Украина махсус хезмәтләре Кырым күперенә пилотсыз аппаратлар ярдәмендә террористик һөҗүм ясады. Ангелинаның гаиләсе утырган машина шартлауның үзәгендә калган. Кызның әти-әнисе һәлак булды, ә ул яраланды.

Краснодар крае губернаторы урынбасары Анна Минькова хәбәр иткәнчә, Ангелинаны ашыгыч рәвештә крайның балалар клиник хастаханәсенең реанимациясенә алып килгәннәр. Яшүсмернең хәле әлегә уртача бәяләнә, ул аңында. Аның белән психологлар эшли», – дип язган Минькова.

Фото: © kremlin.ru

Владимир Путин кызга һәм аның туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты. Ул бу турыда теракт нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган кичке киңәшмәдә әйтте.

«Бүген төнлә күпердә тагын бер террористик акт кылынды. Гражданнар һәлак булды, бала яраланды һәм әти-әнисез калды. Гаиләнең Кырымга Белгород өлкәсеннән баруы булган. Мин бу төбәкнең җитәкчелегеннән дә, федераль хакимиятнең бу линиясеннән дә зыян күргән кызга һәм аның туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтүне сорыйм», – диде дәүләт башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot